01.04.2015. Балалар язучысы Йолдыз Шарапова белән очрашу булып узды.


  2015 ел – Әдәбият елы кысаларында Үзәк китапханә оештырган  “Укырга вакыт” дигән эстафетаны Яңа Тинчәле авылы китапханәсе башлап җибәрде.

1 апрель  көнне  А. Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, “Сабантуй” газеты редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе,   балалар язучысы  Йолдыз Шарапова  белән очрашу булып узды. “Нур сибүче каләм иясе” дип исемләнгән бу әдәби кичәне китапханәнең  җитәкчесе Әбҗәлилова Гөлгенә оештырды.

     Язучы белән очрашуга, мәктәп укучылары белән беррәттән, өлкәнрәк буын китап укучылары да килгән иде.

     Озак еллар журналистикада эшләп, дәрәҗәле исемнәр алган ханым үзенең яңа басылып чыккан китабы “Күңел кыңгыраулары”, шигырләре , поэмалары шулай ук үзенең иҗат планнары белән таныштырды, әдәби кичәгә килгән халыкның күптөрле сорауларына җаваплар бирде. Очрашу җыр белән үрелеп барды. Чара тәмамлангач та, тамашачылар таралырга ашыкмады, хисләргә бирелеп, үзара фикер алышып утырды. Шулай ук очрашу барышында Йолдыз Шарапованың  китапларын сату оештырылды, аларның һәрберсенә автографын бүләк итте. Кичәнең ахырында очрашу истәлеге итеп, язучы белән бергәләп фотога төштеләр.

 








Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International