Аксу авылы китапханәсендә укучыларның каникул көннәрендә, ягъни 22нче марттан 27нче мартка кадәр “Балалар китабы” атналыгы барды.Атналык “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” темасы астында узды. Республикабызда 2016ел-Су саклау зоналары елы булуын исәпкә алып, атналыкның берничә көне экология темасына багышланды. Мәсәлән: 21март-Халыкара урман көненә карата “Урманда кунакта” исемле сәяхәт-дәрес, 22март- Бөтендөнья су көненә карата “Су – яшәү чыганагы” темасына экологик кичә үткәрелде. Атналыкның башка көннәрендә балалар бакчасында, мәктәптә, китапханәдә китап белән бәйле төрле чаралар үткәрелде.
Атналыкка нәтиҗә 2 апрель-Балалар китабы көнендә ясалды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 8 апреле, 15:02