04.07.2016 Ташкичү авыл клубында ифтар ашы узды

Рамазан аена әле генә кергән идек,узып та китте.Бу айда һәркем саваплы гамәлләр күбрәк кылып калырга ашыга. Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә – әнә шундый изге эшләрнең берсе. Хәзер шәхси йортларда гына түгел, мәчетләрдә,авыл клубында да ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелә.Без дә 4нче июль көнне,Ташкичү авыл клубында ифтар ашы уздырдык.Анда авылыбызның картлары,
карчыклары бергә җыелышып мул табын артында авыз ачтылар.Беренче булып авылыбызның имамы Рифкат ага Яруллинның вәгазъләрен тыңлап үттек,көръән сүзләре дә бик матур яңгырады.
Бу бәйрәмне уздыру өчен чыгымнарны ООО “ Бола” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Солтан улы,Бик-Ути авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Зөфәр улы үз өсләренә алдылар.Ташкичү авыл халкы да акчалата ярдәм иттеләр. Ташкичү авылының уңган-булган киленнәре аш,бәрәңге,
гөбәдияләр,кош телләре,юкалар пешереп табынны
әзерләп,килгән кунакларны сыйладылар.
Ашны уздыруны оештыручы,шулай ук өстәл әзерләүче киленнәргә-Сибгатуллина Р.,Бадертдинова Г.,Сабирова Г.,
Хаертдинова Г.,Гамирова Гөлназга авыл картлары исеменнән рәхмәт әйтелде.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 7 июле, 15:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International