07.02.2014 Норлат мәктәбендә “Әфганстан-йөрәк ярам...”дигән темага батырлык дәресе үтте.

 7 нчы февраль көнне Норлат мәктәбендә “Әфганстан-йөрәк ярам...”дигән темага батырлык дәресе үтте. Дәрестә район кунаклары: хәрби комиссар Р.Х.Төхфәтуллин, әфганчылар берләшмәсе вәкилләре, Кыр –Энәле авылында туып үскән, Норлат мәктәбендә белем алган  һәлак булган әфганчы солдат  Мавлютов Рәсим Назыйм улының әнисе Әлфия апа, классташлары, сыйныф җитәкчесе  Закирова С.А., Норлат авыл җирлеге башлыгы Булатова Г.Ф., катнаштылар.

Дәрес 15 нче февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан уздырылды. Дәресне Норлат мәктәбе укытучылары һәм укытучылары уздырдылар. Укучылар сугыш хәтирәләрен искә ала торган шигырьләр укыдылар, жырлар жырладылар, Укытучылар Нуретдинова С.И. , Гилҗманова В.Р. Рәсим истәлегенә үзләре иҗат иткән  шигырЬләрен укыдылар.Укытучы Нугоманова Л.Ш. укыган “Ана ” нәсере катнашучыларны сокландырды, Мавлютов Рәсим истәлегенә бер минутлык тынлык белән дәрес тәмамланды.

        

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International