09.05.2016 ел. 9 май - Җиңү бәйрәме!

9 май көнне авылыбызда совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңү яулавына 71 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Митингны ачып авыл җирлеге башлыгы Мансур Шагиевич сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады. Авыл мулласы Илдар абый әрвахлар рухына багышлап дога укыды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары бәйрәм хөрмәтенә бик матур монтаж һәм концерт күрсәттеләр. 

    Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хәзмәтчәннәре! Чын йөрәктән сезне изге, бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйбыз! Бүгенге язгы гүзәл көннәрдә чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызга бөтен дөнья үзенең хөрмәтен күрсәтә. Без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.                                                           

   Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 27 мае, 14:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International