1 октябрь көнне Аксу мәдәният йортында өлкәннәр көне үткәрелде.

1 октябрь көнне Аксу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Сез булганга, көзләр матур ул” темасы астында кичә үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфизә Гатауллина һәм китапханәче Фәридә Нургалиева оештырды. Аларга Аксу авыл җирлеге хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлешендә Аксу урта мәктәбе укучылары тарафыннан әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде. Ә бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында узды. Өлкәннәрне олылау, ихтирам итү йөзеннән авылның эшмәкәрләре чәй табынын әзерләү өчен акчалата ярдәм иттеләр.


    




     




   





     

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International