10.08.2014 Т.Наратбаш авылы юбилярны котлау

Түбән Наратбаш  авылында яшәүче Сиразиев Борһан Сиразетдин улына  2014

елның 10 августында  90 яшь тулды. Юбилярны котларга Борһан абыйның балалары һәм оныклары  җыелды.

  Районнан оешма җитәкчеләре килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең

урынбасары  Гомәров Вагиз Гариф улы  Борһан абыйны  юбилее белән котлап Россия Президенты  В.Путинның  Рәхмәт хатын тапшырды. Авыл  җирлеге башлыгы  Шәрәфетдинов Рафаэль Назим улы юбилярны котлап чәчәкләр бәйләме тапшырды. Буа шәһәре һәм Буа районында 1983-1990 елларда Коммунистлар партиясенең беренче секретаре булып эшләүче туганы Зәйнуллин Илҗгизәр Гәфиятулла улы Борһан абый турында истәлекләрен сөйләп аны юбилее белән котлады.


          

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International