Аксу авылы китапханәсендә 13нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууна 110 ел тулу уңаеннан китапханә каршында эшләп килүче “Әдәбият сөючеләр” клубы әгъзалары, кече төркем укучылары һәм аларның әниләре катнашында “Мәңгеләшкән исем” темасы астын

  Аксу авылы китапханәсендә  13нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууна 110 ел тулу уңаеннан  китапханә каршында эшләп килүче “Әдәбият сөючеләр” клубы әгъзалары, кече төркем укучылары һәм аларның әниләре катнашында “Мәңгеләшкән исем” темасы астында телдән журнал үткәрелде.”Җырларым”, “Балачак” ,“Сәхнә” “Тапкырлар”, “Мәңгеләшкән” дип исемләнгән битләрдән торган журналның һәр битендә укучылар әниләре белән биремнәр үтәделәр.Аларның үтәлешен Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы бәяләп барды. “Әдәбият сөючеләр” клубы әгъзалары М.Җәлил турында өстәмә мәгълүматлар биреп кичәне тулыландырдылар.Китапханәче Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы журналның һәр битенә нәтиҗә ясаганда “Муса Җәлил-герой-шагыйрь” исемле китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан файдаланды .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 17 феврале, 09:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International