27.07.2016 зернотокта “Җырлап ачыла күңел” исемле агитбригада чыгышы үтте.

           27нче июль көнне 2016елны  зернотокта “Җырлап ачыла күңел”  исемле агитбригада чыгышы үтте. Безнең җырчы сандугачларыбыз Фирдүс Котдусов, Дамир Ахметшин, Айрат Каримов, Зелфинә Ахметова,оста биючеләребез Алсу Николаева һәм Алия Шайдуллина, нәфис сүз осталарыбыз, барысы бергә җыелып, концерт куйдылар. Эшләп арган күңелләргә дәрт өстәделәр. Кайбер хезмәткәрләр безнең җырчыларга кушылып җырладылар, биючеләргә кушылып биеделәр. Гармунда уйнады Дамир Ахметшин. Китапханәче Алсу Кәримова көн яңалыклары белән таныштырды, тырышып эшләргә боерды.  Агитбригадабыз барсына да  озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк, нык сәламәтлек теләде

Соңгы яңарту: 2016 елның 2 августы, 15:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International