Ташкичү урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле ярышлар" уен-ярышы булып үтте. Укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Барысы да бик тырышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча - "Ак Барс" командасы җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:38