Протопопово авылы

Авылга 1650 елларда дворяннар Игнатий һәм Василий Протопоповлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кувшиновка, Кушниково, Богородское, Павлиновка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1864 елдан авылда земство мәктәбе эшли.

ХХ йөз башында Троица чиркәве (1817, алпавыт Ф.В.Ртищев акчасына төзелә, әүвәлге классицизм стилендә архитектура истәлеге, реставрацияләнә), земство мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 900,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда халык санын алу буенча Протопоповода 182 ишегалды бар - халык саны 1002 кеше тәшкил итә.

Мөкерлегә 1662 елда нигез салына, 1920 елда 107 ишегалды була һәм 624 кеше яши.

2010 елда 48 хуҗалык, 101 кеше яши.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 июне, 09:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International