Бәйрәм белән!

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

1990 елның 30нчы августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәнгә 28 ел үткән. Бу республикабыз өчен дә, аның купмилләтле халкы өчен дә зур әһәмияткә ия булган вакыйгаларга бай чор. Буа районы бу көнне юбилей чаралары белән каршылады. Матур, үзенчәлекле, актив рәвештә үсә баручы Буа шәһәренең 238 еллыгын, Буа районы 88 еллыгын билгели. Бүген берничә мәйданчыкта булган бәйрәм чараларыда районның Дәүләт Советы депутаты Шакир Шәхмәт улы Яһудин катнашты. Ул буалыларны элеге истәлекле көн белән котлады. Тәбрикләү сүзләрен һәм ихлас теләкләрен буалыларга һәм район кунакларына Буа муниципаль районы Башлыгы Марат Азат улы Зяббаров та җиткерде.

   Ул Бөек Ватан Сугышы ветераннарына Татарстан Республикасының “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләрен, Сталинград сугышында катнашкан Гариф Лотфулла улы Сафиуллинга Волгоаград өлкәсе Губернаторының “Сталинград сугышында Җиңүгә 75 ел” истәлекле билгесен тапшырды.

    Үзәк стадионда Казан шәһәренең “Рубин” футбол командасы белән Буа районы командасы арасында дуслык матчы булды. Җитештерүе аның тирәсендәге территорияне, шәһәрдә һәм авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларны чәчәк белән иң яхшы бизәү конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чараларның тулы бер блогы БуЭСның 50 еллыгына багышланган иде. Үзәк паркта темтатик мәйданчыклар эшләде – осталар Шәһәре, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары. Буаның эшләүче яшьләре велосипедта йөгерде, шахмат-шашка турнирында, матур йөгерүдә катнашты. Урамда кино күрсәтү оештырылган иде. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

   Шәһәребез, районыбыз, Республикабыз киләчәктә дә чәчәк атсын иде! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International