Буа муниципаль районы студентлары коррупциягә каршы

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 13 ноябрьдә, район мәдәният йортында Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Буа медицина училищесы, Буа ветеринария техникумы, социаль-юридик институт филиалы студентлары, шулай ук Буа шәһәре белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашында «Коррупциягә каршы иҗат» дигән концерт программасы оештырдылар. Чара башланганчы форпостчылар барлык чакырылган кешеләргә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова әзерләгән "Коррупцияне бергәләп туктатыйк" дигән буклетлар тараттылар.

Чараны Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов ачып җибәрде. "Дәүләт тарафыннан коррупцияне киметү өчен күп эш башкарыла. Безнең республика электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән булуы, хакимият органнары эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгы, «бер тәрәзә» принцибы буенча эшләүче күп функцияле үзәкләр булдыру, муниципаль хезмәтләр порталын эшләү һәм эшләтү белән аерылып тора. "Халык контроле»мәгълүмати системасын да билгеләп үтәргә кирәк. Болар барысы да көнкүреш коррупциясен киметүгә йогынты ясый», - дип билгеләп үтте Айрат Илдар улы.
Чакырылган кунаклар алдында шулай ук Буа шәһәр прокуроры урынбасары Татьяна Хаҗова һәм икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные Динарис Сәмәрханов чыгыш ясады.
Аннары катнашучылар белән коррупциягә каршы көрәш буенча законнарны белүгә «Сорау-Җавап» интерактив уены үткәрелде.
Балалар хокукый белемгә ия булуларын күрсәттеләр, алар бик иҗади һәм куелган бурычларга тирән мәгънә белән килделәр. Үткәрелгән чара буалыларда хокукый аңны үстерүгә һәм коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга һәм коррупциягә каршы үз-үзен тотышына түзеп тормауга ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International