Бүген, 22 февральдә, Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә үзәк мәйданны төзекләндерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышу булып узды. Очрашу Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында уздырылды. Чарада Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, җәмәгать оешмалары вәкилләре, активистлар һәм битараф булмаган буалылар катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар төзекләндерү концепциясе турында фикер алыштылар, шулай ук һәр катнашучы үз тәкъдимнәрен кертә һәм кисәтүләрен җиткерә алды.
Район җитәкчелеге бер генә тәкъдим дә игътибарсыз калмас дип ышандырды.
Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проекты стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы йөкләмәсе буенча РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән.