Буада аксакаллар советы рәисе Айрат Әюпов булып китте.

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген, 27 февральдә Буа муниципаль районы Советында Совет рәисе Айрат Әюпов, көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнары имам-мөхтәсибләре катнашында татар телен һәм татар милләтен үстерү стратегиясе буенча зона киңәшмәсе узды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Марат Җәббаров сәламләде.

Утырышта фикер алышына торган сорауларның күпчелеге татар милләтен саклауга һәм үстерүгә, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә игътибар җәлеп итүгә кагылышлы иде, шулай ук гаиләнең үсеп килүче буынга телевидение һәм интернетның үсеп килүче йогынтысына бәйле тәрбиядәге роле, зиратларны төзекләндерү һәм карап тоту, мөселманнарны җирләү процедуралары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды.
Айрат Сабирович бүгенге очрашуның әһәмиятен билгеләп үтте, әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, Буа районы аксакалына - Кадим Гаделша улына озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ТР МДН Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук совет рәисе татар халкының үсеш стратегиясен формалаштырганда аларның барлык тәкъдимнәре һәм теләкләре каралачак һәм исәпкә алыначак, дип ышандырды.
Чараның ахырында Буа мәдрәсәсе буйлап экскурсия һәм Буа шәһәренең Иске татар зиратын карау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International