Буада "Идел Аръягы урманнарын саклыйк!" конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген Буада "Идел Аръягы урманнарын саклыйк!" Халыкара урман көненә багышланган I ачык конкурсына йомгак ясалды .

Буа муниципаль районы җитәкчелеге, Казан дәүләт аграр университетының хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректоры Зөфәр Закиров, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университетының бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире Гүзәлия Клычева, Казан дәүләт аграр университеты доценты Людмила Пухачева һәм башкалар катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Конкурс өч номинация буенча үткәрелде: "Идел аръягының матур урманларын саклыйк", "Урманны янгыннан саклагыз", "Урман - минем яшел дустым!". Анда Татарстанның 7 районыннан 81 мәктәп, 68 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты, алар тарафыннан 535 эш тәкъдим ителде.

Конкурста катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Марат Җәббаров сәламләде.   Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда экологик белем бирү табигать саклау эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм «Идел аръягы урманнарын саклыйк!" Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусинга, Казан дәүләт аграр университеты коллективына, Буа муниципаль районының Ырынгы урта мәктәбе директоры Дмитрий Терентьевка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Шулай ук катнашучыларга, педагогларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм Казан аграр университетының хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректоры Зөфәр Закиров җиткерде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм районыбыз укучылары чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International