"Әйдә булышыйк! " хәйрия акциясе кабат Буада

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Кичә, 31 мартта Буа үзәк район хастаханәсендә «Әйдә булышыйк! " хәйрия акциясе кысаларында пациентларның чираттагы кабул итүе булды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция - Буа якташлыгы социаль проекты, безнең муниципаль район халкына консультатив һәм практик характердагы үз вакытында, квалификацияле, үтемле медицина ярдәме күрсәтү максатларында үткәрелә. Проектның координаторы-Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, ТР ССМ ветераннар Советы Рәисе Наил Садыйков, Буа якташлыгы җаваплы секретаре Наил Шәмиев, Буа якташлыгы әгъзасы Рушания Вахитова, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр белән идарә итүче Идеал Айзетуллов һәм башка битараф булмаган якташлар.

Бу көнне 100 дән артык буалы «АВА-Петер» ҖЧҖнең Казан филиалы генетик, уролог-андрологыннан, эндокринологтан, ТР ССМ РКХ кан тамырлары хирургыннан һәм башка югары квалификацияле белгечләрдән түләүсез консультатив ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International