Буа муниципаль районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

2019 елның 11 мае, шимбә

Буа муниципаль районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.
Җиңү парады шәһәрнең үзәк мәйданында Буа муниципаль районы җитәкчелеге, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, буалылар һәм район кунаклары катнашында узды. "Үлемсез полк " йөрешендә меңләгән кеше катнашты. Шунысы куанычлы, Бөек Җиңү якынлашуга кулдан килгәнчә өлеш керткән туган һәм якын кешебез портреты белән үтәргә теләгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Катнашучыларның күпчелеген буалылар тәшкил итте, әмма башка шәһәр һәм районнардан килүчеләр дә бар иде», - дип хәбәр итә үзенең шәхси аккаунтында район башлыгы Марат Азат улы Җәббаров.
Буада Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү шәһәрнең Үзәк паркында бәйрәм программасы белән дәвам итте, анда кичке концерт һәм бәйрәм салюты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International