Буада беренче яртыеллыкта оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

2019 елның 13 июле, шимбә

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча отделының 2019 елның 6 ае эчендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада район башлыгы Марат Җәббаров, Буа шәһәр суды рәисе Рафаэль Шамионов, Буа шәһәре прокуроры Марс Фәтхуллин, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа районара тикшерү идарәсе җитәкчесе Илнур Сабирҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчелеге, шәхси состав һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Ренат Хәсәнов чыгыш ясады. Эш нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге үз категориясендәге 12 бүлекчә арасында 9 нчы урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International