Буада "УНИКС" баскетболчылары катнашында "Сәламәтлек марафоны" узды

2019 елның 16 августы, җомга

Бүген Буада «Сәламәтлек марафоны» Бөтенроссия акциясе уңаеннан спорт бәйрәме узды. В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионга спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, тренерлар, спорт сөючеләр һәм актив буалылар җыелды. «Уникс» баскетбол клубы уенчылары, шулай ук «Камаз-Мастер»экипажы чараның аерым кунаклары булды.

Тантананы район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ачты. Ул,спорт буалылар тормышының аерылгысыз өлеше булып тора дип билгеләп үтте. Кунаклар сыйфатында килгән ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәровка, Россиянең атказанган тренеры, "Уникс-2" баскетбол командасы тренеры Андрей Кибенкога яшь спортчыларга мастерлар белән уйнау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Сәламәтлек марафоны» проекты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында даими рәвештә спорт чаралары, ярышлар һәм фестивальләр үткәрелә. "Сәламәтлек марафоны"ның максаты-халык арасында спортны популярлаштыру һәм халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Шулай ук Айрат Раифович матбугат конференциясендә катнашты, «Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» җитәкчесе Евгений Илюшин белән «Батыр» спорт мәктәбендә булды һәм чара кысаларында узган ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кул көрәше:
(хатыннар)
1 урын - Шарапова Гүзәл
2 урын - Мингалиева Алсу
3 урын - Нигъмәтуллина Фәридә

(ирләр)
1 урын - Майоров Сергей
2 урын - Гыйматдинов Илгиз
3 урын - Әхмәтҗанов Роберт

Гер күтәрү:
1 урын - Кузьмин Виталий 
2 урын - Асадуллин Марсель
3 урын - Парфенов Тимур

Мини-футбол буенча ярышлар:
1 урын - "Батыр-1"
2 урын - "Батыр-2"
3 урын - Кыят мәктәбе

Баскетбол буенча иптәшләрчә турнир:
1 урын - "УНИКС-2"
2 урын - "Яшьлек""

Аркан тарту:
1 урын - "Ветераннар""
2 урын - "Яшьләр""

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International