Буа муниципаль районында 15 нче модульле ФАП ачылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Бүгенге көннән башлап Алших авыл җирлегендә яшәүчеләр заманча ФАПка квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алалар. Бу Буа муниципаль районында 15 нче модульле ФАП. Әлеге медицина пунктын ачу-халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру юлында тагын бер адым. «ПМК №5» ҖЧҖ төзелеш компаниясе барлык кирәкле эш күләмен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган. Теңкәш авылында бүген 400гә якын кеше яши. "Яңа ФАП авыл халкының сәламәтлеген саклауга һәм аны ныгыту буенча профилактик чаралар үткәрүгә ярдәм итсен", - диде үз чыгышында Марат Азатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International