Буа драма театрында Светофор юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес үткәрде.

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген, 10 сентябрь көнне Буа дәүләт драма театрында Беренче сыйныф укучылары өчен "Светофор" спектакленең хәйрия күрсәтмәсе узды. Әйтергә кирәк, әкиятнең авторы һәм режиссеры Азат Зарипов үзенең куелышында балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төп төшенчәләре белән таныштырды.

Cпектакльнең төп герое Светофор  cәхнәдә юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес үткәрде, анда балалар тормышларын куркыныч астына куймас һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен юл хәрәкәте нигезләрен өйрәнергә һәм белергә кирәклеген белделәр. Аңа уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен аңлаешлы итеп аңлатырга, светофор сигналларын аңларга, юл билгеләрен аерырга, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен, юл һәм урамнарның гомуми Законына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләргә, игътибар, активлык, дисциплиналылык, җаваплылык тәрбияләргә урман җәнлекләре ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International