Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котладылар

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдиновның Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашуы булып узды. Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты. Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек теләделәр.

Үз чиратында, әлеге йортта яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен  директор Рәзинә Хисаметдинова җиткерде: «интернат-йортның барлык исеменнән ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International