Буа якташлык җәмгыяте республикада нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Казанның « Пирамида» күңел ачу мәдәни комплексында узган очрашуы моңа дәлил булып тора. 8 декабрь көнне узган кичә,  ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланып, кунакларга бай эчтәлекле концерт программасы бүләк ителде. Буа районы турында төшерелгән фильм да презентацияләнде.

Инде дистә еллар   «Буа якташлыгы» җәмгыятен җитәкләүче Ирек Закиров җәмгыятне үстерүдә катнашкан, аның гомуми уңышларына өлеш керткән һәрбер кешегә дә рәхмәтен белдерде. Сәхнәгә кунакларны Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар алырга чакырды. Буа муниципаль район башлыгы вазифаларын үтәүче Ранис Камартдинов буа якташлыгының буалылар тормышында мөһим урын алып торуын билгеләп үтте. Һәм үз чыгышында якташлык Президенты Ирек Закировка һәрчак ярдәмгә килергә әзер булулары өчен рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International