Буада район Советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген  Буа муниципаль районы Советының 48 нче утырышы узды, аның барышында депутатлар карары белән 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына район бюджеты расланды.

Бюджет мәсьәләләре  буенча "Буа муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы" муниципаль учреждениесе рәисе Азат Әюпов чыгыш ясады. Буа районының 2019 елның 9 аенда бюджеты үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

    Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев  Буа муниципаль районының «Буа шәһәре», «Түбән Наратбаш авыл җирлеге»,  «Татар Буасы авыл җирлеге» һәм «Ырынгы авыл җирлеге » муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын ТР Дәүләт Советына кертү буенча Буа районы Советының закон чыгару инициативасы турында сөйләде.

   Утырыш барышында шулай ук Буа районы торак пунктларын су белән тәэмин итү объектларын эксплуатацияләүче оешмага беркетү һәм рәсмиләштерү буенча юл картасын раслау һәм 2020 елга Буа муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын раслау турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International