Буада район җитәкчеләренең чираттагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Гомумрайон планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

« Эшлекле дүшәмбе»   бүләкләү тантанасыннан башланды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов 2019 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев  үзара салым акчаларын җыю эшен оештыру, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумхалык тавыш бирүенә әзерлек турында мәгълүмат бирде.

Буа муниципаль район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова  предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә хезмәтне саклауны оештыру, район территориясендә коронавирусны профилактикалау эшен оештыруга какгылышлы сорауларга тукталды. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны үз чыгышында авыр хәлдә калган инвалид бала тәрбияләүче Гыйниятуллиннар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.

Обридко Семен Владимирович «Русский Стандарт Водка» ҖЧҖ филиалы «Буа спирт заводы»ның 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында хисап тотты .

Язгы ташу чорында, вакытлыча авыл җирлекләрендә   билгеләнгән мәйданчыкларга чүп контейнерлар куячаклар. Бу хакта «Буа күптармаклы  торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ААҖ (инженерлык челтәрләре) директоры Фәнис Алиуллов хәбәр итте. Шулай ук барысын да гомумшәһәр өмәсен көтмичә, тирә-юнь территорияләрне тәртипкә китерү буенча эшне башларга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International