Буада район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы район җитәкчесе Рәнис Камартдинов рәислегендә узды. Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара барлык таләпләрне үтәп узды, авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәгә ZOOM аша тоташтырылган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар Буа муниципаль районында 2020 елга планлаштырылган юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 17 сентябрендә 390/ИК-п номерлы карары белән, «2020 елга Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасы расланды. Аның кысаларында агымдагы елда автотранспорт хәрәкәте тизлеген мәҗбүри рәвештә киметү өчен 8 ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру планлаштырылган. Буа шәһәренең Мәктәп урамы буенча җәяүлеләр өчен киртәне төзекләндерү, 26 км озынлыктагы юл тамгасы төшерү, шулай ук шәһәр территориясендә 85 берәмлеклек җәяүлеләр өчен юл тамгасы төшерү күздә тотыла.

Авариялелек һәм транспорт дисциплинасының торышы, 2020 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Миңнебаев хәбәр итте. Аннан соң балаларның җәйге чорда юл-транспорт травматизмын кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау чаралары турында "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе урынбасары Наталья Македонская сөйләде.

Утырыш ахырында барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча, киләсе җәйге сезонны исәпкә алып, куелган бурычларны сыйфатлы үтәүгә юнәлдерелгән тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International