Буадан Гыйниятуллиннар гаиләсенә ярдәм кулы суздылар.

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова белән бергә күп балалы Гыйниятуллиннар гаиләсендә булдылар.

Быел аларның өйләренең бер өлеше җимерелгән, гаилә кухнясыз калган.

Әлеге мәсьәләгә район җитәкчесе Ранис Камартдинов оператив рәвештә кушылды, аларга яңа кухня төзүдә ярдәм итү турында карар кабул ителде. Ранис Рафис улы бүген авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләдә төзекләндерү эше барышы һәм яшәү шартлары белән танышты.

Фирдания һәм Азат Гыйниятуллиннарның кече балаларының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, гаиләдә 4 бала тәрбияләнә.

Хәзерге вакытта төзүчеләр эшләрнең бер өлешен төгәлләделәр, алдагы көннәдә дә төзелеш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International