Буа районында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 21 майда Буа муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2020 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Традиция буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге бүлекләре башлыклары, баш белгечләре һәм башка җаваплы затлар кергән комиссия бәяләде.

Алар районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылма чапкычларны һәм башка техниканы карады. Комиссия әгъзалары шулай ук азык ишегалды торышын, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор парклары, техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Буа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район аграрийлары май ахырында терлек азыгы әзерләүгә керешергә планлаштыралар. Аларга 14 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр җыясы бар.

«Һава шартлары яхшы торганда, хезмәтне дөрес итеп оештырганда, үләннәрнең беренче катын әзерләүне оптималь срокларда төгәлләргә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте идарә башлыгы Ранис Габитов.

Смотр нәтиҗәләре буенча район агрофирмаларының азык әзерләү сезонына әзерлеге югары бәяләнде. Алар арасында беренче урында – «Авангард» ҖЧҖ, икенче урында – «Коммуна» ҖЧҖ, өченчедә - «Кыят» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International