Бөтенроссия китапханәләр көне-белем саклау хезмәткәрләре- китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме.

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

27 май-Гомумроссия китапханәләр көне. Безнең район китапханәләре тарихы да бик бай. Революциягә кадәр шәһәрдә 1500 данәдән артмаган китап фонды белән 2 китапханә эшли. Буада беренче халык китапханәсе 1887 елның 1 апрелендә шәһәр идарәсе каршында оештырыла. Китапханәне карап тотуга шәһәр идарәсе тарафыннан елына 50 сум акча бүлеп бирелгән. Ул чорлар өчен шактый ук акча. 1918 елның октябрендә клуб каршында китапханә секциясе оештырыла. Аның китап фонды 1500 томнан артмаган. Беренче китапханәче Хәмитова Хаҗәр Бәшир кызы була, ул анда 1920 елның июненнән 1944 елга кадәр эшли. 1944 елда мөдир итеп «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены кавалеры Власова Евдокия Васильевна билгеләнә һәм укучыларга хезмәт күрсәтү буенча 2 бүлек оештырыла. Рус һәм татар китапханәсендә бу чорда 3 хезмәткәр эшли, шуларның берсе - Васильева Надежда Михайловна-районда беренче китапханә белгече. 1951 елда шәһәрдә балалар китапханәсе ачыла, аның мөдире-Македонская Зоя Михайловна. 1948 елда шәһәр китапханәсенә мәктәпне тәмамлаганнан соң Әминә Гиният кызы Шакирова эшкә килә, читтән торып укуын дәвам итә. 1964 елда китапханә район китапханәсенә үзгәртелә. Бу чорда районда 35 китапханә эшли. 1971 елдан Е.В.Власова пенсиягә киткәннән соң, мөдир булып А.Г. Шакирова җитәкчелек итә. 1977 елда массакүләм китапханәләр үзәкләштерелә, районда 1 Үзәк, 2 балалар һәм 43 авыл китапханәсе эшли башлый, бу районда китапханә хезмәтен камилләштерүгә ярдәм итә һәм китап фондларыннан файдалану дәрәҗәсе шактый артты. Хәзерге вакытта районда 51 китапханә хезмәткәре эшли. Бүген район китапханәләре фондларында 530 мең данә китап, 30 меңнән артык китап укучы бар. Район китапханәләре, яңа технологияләр, мәгълүмати процессларны үзләштереп, үз эшчәнлеген камилләштерүләрен дәвам итәләр, шул рәвешле сыйфат күрсәткечләрен генә түгел, ә сан күрсәткечләрен дә арттыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International