Кытайга Татарстаннан экспорт продукциясе чыгаручыларга Шанхайда бушлай шоу-рум булуы һәм Россия - Кытай Агроэкспресс юлы буйлап барганда Казанда контейнерлар тагып җибәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр

2020 елның 11 июле, шимбә

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республиканың сөт җитештерүчеләре, сөт продукциясенең потенциаль һәм гамәлдәге экспортчылары катнашты.

Семинарның модераторы буларак СОЮЗМОЛОКО генераль директоры Артем Белов чыгыш ясады.

Сөт тармагы экспертлары, логистика компанияләре белгечләре, Кытай импортерлары һәм Россия экспорт үзәге вәкилләре маршрутлар, тәэмин итү күләмнәре һәм тулылыгы, логистика чишелешләре һәм Кытайга продукция җибәрүгә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Артем Белов билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә Кытайга экспорт өчен иң перспективалы 3 төп продукт бар: эчә торган сөт, йогуртлар һәм сырлар. Яклар шулай ук Кытай провинцияләренең сөт продукциясен алдыру белән кызыксынуы, партияләрнең күләме һәм контейнерларда озату күләмнәре турында фикер алыштылар.

Россия экспорт үзәге төркеменең агросәнәгать комплексы экспортына ярдәм итү буенча проект җитәкчесе Денис Казанников әйтүенчә, АПК предприятиеләре Шанхайда махсус шоу-румда үз продукциясен бушлай тәкъдим итә алалар, ә сентябрь һәм ноябрь айларында планлаштырыла торган махсус күргәзмәләр Кытайда эшлекле элемтәләрне җайга салырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан экспортерларының тышкы базарларда агросәнәгать комплексы продукциясен сертификацияләүгә бәйле чыгымнарының 90%ына кадәр компенсация алырга мөмкин булулары турында хәбәр иткән иде.

Россия экспортерларының түбәндәге чыгымнары өчен субсидия бирелә: агросәнәгать комплексы продукциясенең тышкы базарларда куела торган таләпләргә туры килүен бәяләүгә, ветеринария-санитария һәм фитосанитар чаралар уздыруга, транспортлау, саклау, сынау һәм сынау үрнәкләрен утильләштерүгә, шулай ук агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы базарларга чыгару буенча тышкы сәүдә контрактында булган таләпләргә туры килүен бәяләүгә, шул исәптән "хәләл" һәм "кошер" сертификатларын алу өчен ихтыярый сертификацияләүне уздыруга тотылган чыгымнар.

Экспорт һәм сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм номеры буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International