Буа районы суктырылган ашлык күләме буенча лидерлар рәтендә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүгенге көндә республикада 2 млн. 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара-110 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы-97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы-91,9 мең тонна.

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34% ын тәшкил итә. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның яртысыннан диярлек җыеп алынган. Әлки районында бөртекле культуралар – 49%, Буа районында - 46%, Норлат һәм Апас районында 44% мәйданда суктырылган. Иң югары уңыш Зәй районында-бүгенге көндә ул 61,3 ц/га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданнан җыелган, 550 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык-32,7 ц/га булган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International