Татарстан сөт җитештерү буенча ышанычлы рәвештә алда бара

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул күрсәткеченнән 5% ка (2,4 мең тоннага) күбрәк.

Сөт сатуда иң зур күләмнәргә ирешүчеләр арасында Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия Республикасы һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Алтай крае бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүген республика буенча тулаем сөт савымы 3993,7 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 101,7 тоннага күбрәк (102,6%). Бер сыердан көнгә 18 кг сөт савыла, бу узган ел күрсәткеченнән 1,4 кг югары. Көнгә барлыгы 4516,3 тонна сөт сатыла, бу 115,9 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 103% тәшкил итә.

Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (31,2 кг), Мамадыш (27,6 кг), Кукмара (24,5 кг), Саба (24,3 кг) һәм Балтач (23 кг) районнары лидерлар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International