Буада республика район һәм шәһәр судларының 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Буада республика район һәм шәһәр судлары һәм Казан гарнизон хәрби судының 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, киңәшмә республика судларын тоташтырып, видео-конференц-элемтә режимында узды.

Чараны район җитәкчесе Ранис Камартдинов ачты. Ул катнашучыларны сәламләде һәм татарстанлылар файдасына уңышлы эшләүләрен һәм республиканың алга таба да чәчәк атуын теләде.

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев үз чыгышында республика судларының агымдагы елның 1 яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады, судьялар тарафыннан гражданлык, административ, җинаять эшләрен һәм административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауның сыйфатын анализлады, кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды.

Судлар тарафыннан 2020 елның беренче яртыеллыгында 487 000 эш һәм материал карап тикшерелде, аларның 296 000 эш һәм материал, район һәм шәһәр судлары тарафыннан – 176 000, Югары суд тарафыннан 16 000 гә якын эш карап тикшерелде.

Киңәшмә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгышлары белән дәвам итте, алар район (шәһәр) судлары һәм җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү турында сөйләделәр. Аннары катнашучылар алдында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Әнвәр Закиров чыгыш ясады.

Шулай ук бу көнне Буа шәһәр судының яңартылган бинага күчүе уңаеннан тантаналы чара узды, анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бинада масштаблы реконструкция үткәрелгән, хәзер Буа шәһәр судына килүчеләр һәм персонал өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре барлык кирәкле хезмәт урыннары һәм суд утырышлары заллары белән тәэмин ителгән. Куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, заманча цифр системалы янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системалары һәм янгын сүндерү комплексы каралган. Суд утырышлары залларының барысы да видеоконференцэлемтә һәм аудиопротоколлау системалары белән җиһазландырылган. Залларда һәм гомуми кулланылыштагы урыннарда ультрашәмәхә бактерицид лампалар урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International