Буа муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү башланды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү башланды, ул 7 сентябрьдә 23: 59 сәгатьтә ябыла.

Сораштыруны ТР хезмәтләр порталында "ТР халкының сораштыру" бүлегендә https://open.tatarstan.ru/polls теркәлүчеләр генә карый ала  - Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр (прописка мәҗбүри) 18-35 яшьтә тавыш бирә ала. Башка яшьтәге халыкның тавышы исәпкә алынмый. Тавыш бирү өчен ЕСИА системасында исәпкә алу язмасына ия булырга кирәк. (https://www.gosuslugi.ru/-.)

Тавыш бирү сайлау участоклары буенча N-муниципаль районга сайланучы яшь кеше/кыз өчен бары тик шушы районда яшәүчеләр генә тавыш бирә ала.

Эш барышы:

1. https://open.tatarstan.ru/polls сылтамасына күчәбез

2. ТР Хезмәтләр порталында үз хисап язмабызда .авторизацияләнәбез  

3. "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү" дигән сорауны табабыз

4. ЕСИА (https://www.gosuslugi.ru/) системасында үзебезнең хисап язмалары мәгълүматларын кертәбез

5. Районны сайлыйбыз, кандидатлар исемлеге чыга.

6. Кандидатны сайлыйбыз (берне, берничәне, барысын да сайларга була яки беркемнедә сайламаска) һәм үз тавышыбызны бирәбез.

7. Бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин! Әгәр дә сез сораштыруга керсәгез, икенче тапкыр тавыш бирә алмассыз, шуңа күрә тутырганда игътибарлы булыгыз.

Тавыш бирүнең арадаш нәтиҗәләре 3/5 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Нәтиҗәләр 8 сентябрьдә кичкә таба билгеле булачак.

Үз кандидатыбызга  ярдәм итик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International