«Буа шикәре» ҖЧҖ шикәр чөгендерен кабул итә башлады

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Чималның беренче партияләре күрше район агрофирмаларыннан китерелде. Тантаналы ачылыш «Ак Барс» холдингының генераль директоры Иван Егоров, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр. Заводның генераль директоры Валерий Погребной билгеләп үткәнчә, предприятие чөгендер кабул итүгә һәм тәүлегенә 6-6,3 мең тонна чимал эшкәртүгә әзер. Узган ел 700 мең тоннадан артык кабул ителгән. Иван Егоров сүзләренә караганда, быел холдинг агрофирмалары 500 мең тоннага якын чимал тапшырыр дип көтелә. Ранис Габитов сүзләренә караганда, районда чөгендер уңышы яхшы. Бүгенге көндә исәпләүләр буенча, уңыш гектарыннан 350 центнер тәшкил итә. Татлы тамырлар 7 мең гектарда игелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International