Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның “Россия тәмнәре” конкурсында катнашуына багышланган матбугат конференциясен үткәрде

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.

Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

“Татарстан Республикасы конкурста катнашу өчен 22 бренд тәкъдим итте, болар - Татарстан балы, казылык, чәк-чәк, “Кичке Казан” торты, Әгерҗе лимонады, Зеленодольск катыгы һәм башкалар, алар барысы да «Вкусы России» сайтында күрсәтелгән”, - диде Наил Залаков.

Ул, Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе «Тәмле янәшәдә», «Татып кара, яратасың» номинацияләрендә катнашачак, җиңүчеләрне конкурс комиссиясе әгъзалары билгеләячәк, дип өстәде. Татарстанның барлык 22 бренды да 19 ноябрьдә башланган «Безне сайлыйлар» халык тавыш бирүендә катнаша, бөтен ил буенча бер генә бренд җиңүче булачак.

«Конкурсның төп критерийларының берсе - продукциянең исемендә аның килеп чыгышы, рецептурасындагы яисә тәмендәге үзенчәлекләрдә тарихи чагылыш булу. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә без әлеге конкурста үзебезнең кече хуҗалыклар катнашсын, дип тырыштык. Аларга Россия дәрәҗәсендә танылу киләчәк үсеш өчен зур драйвер булачак”, - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Ул татарстанлыларны «Россия тәмнәре» конкурсында республика брендлары өчен тавыш бирергә чакырды.

«Вкусы России» сайтында Татарстанның номинацияләнгән 22 брендының берсе өчен тавыш бирегез. Халык тавыш бирүе 2 декабрьдә тәмамланачак.

Белешмә:«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты - кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле азык-төлек продукциясе белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Конкурс АПК үсешенең яңа драйверларын булдырырга, шул исәптән кече җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, авыл территорияләрен һәм агротуризмны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк, 8 номинациядә финалистлар билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International