26 ноябрьдә мобиль төркем 22 объектта булды, алар арасында район мәдәният йорты, үзәк китапханә, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм башкалар булды. Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады. Учреждение хезмәткәрләре битлекләрдә, килүчеләргә термометрия үткәрелә, керү юлында дезинфекция чаралары бар. Иң күп хокук бозулар сәүдә нокталарында күзәтелә, дип хәбәр итә хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Гражданнарны битлек кияргә, дезинфекция чаралары белән эшкәртергә һәм социаль дистанцияне үтәргә өндиләр.