Яңа ел алдыннан Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов инициативасы белән районның гомуми белем бирү мәктәпләренә 400 чаңгы инвентаре комплекты сатып алынды. Укучылар мондый бүләккә бик сөенделәр, беренче мөмкинлек булу белән үк чаңгыга бастылар! Кышкы каникул чорында балалар буш вакытын телевизорлар һәм компьютерлар алдында түгел, ә спорт белән шөгыльләнәчәк, дип әйтергә мөмкин. Укучылар мондый бүләк өчен район башлыгына зур рәхмәт белдерделәр.