Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Министрлар Кабинетының 07.10.2021 ел, №1997-р боерыгын үтәү йөзеннән, Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивален #ВместеЯрче-2021 үткәрү турында, «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге үзәге» белән берлектә, мәктәп укучылары катнашында «Экология һәм энергияне сак тоту» темасына интеллектуаль-танып-белү викторинасы үткәрелә.
Энерговикторина Татарстан Республикасында энергия саклау яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру, энергетиканы үстерү, ягулык-энергетика комплексы һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Бурычы-укучыларны энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге темалары белән таныштыру, шулай ук табигый байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Ул 2021 елның 3 декабрендә 17.00 сәгатьтә укучылар арасында узачак
5-7 сыйныфлар онлайн форматында электрон мәйданчыкта: https://play.myquiz.ru/i/251168. керү коды: 251168.