Буа шәһәренең «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында «Күренеп тор» акциясен үткәрде. Чара барышында, тәрбияләнүчеләр фликерлар, аларның төрләре, принцибы, гамәлдә ничек кулланылуы турында сөйләделәр. Аннан соң, яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән дефиле уздырдылар. Чара флешмоб белән тәмамланды. Акциядә катнашучыларның барысына да призлар тапшырылды.