Ранис Камартдинов «Тылдагы батырлык» марафоны тәмамлануга багышланган тантаналы чарада катнашты

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

 

Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мәдәният хезмәткәрләре делегациясе белән "Тылдагы батырлык" дип аталган төбәкара патриотик марафонга багышланган тантаналы чарада катнашты.

 Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашты.

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

 - Чыннан да бик кызыклы программа тәкъдим ителде. Безнең солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы соклануга лаек, һәр кеше тарихы уникаль һәм сакланырга тиеш. Гади кешеләрнең мондый күләмле эш башкаруын күз алдына да китерүе кыен. Без бу хакта истә тотарга, белемнәрне яшь буынга тапшырырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International