Ульяновск өлкәсе делегациясе Буада тукталды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Буада Ульяновск өлкәсе делегациясе тукталды. Күрше регионнан килгән кунаклар Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына юл тота, ул 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда уза. Аларны районның иҗат коллективлары җырлар белән каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

 

Әңгәмә һәм танышу өстәл артында дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Кузьмина, Фәния Исхакова, Ленар Салихов һәм Сиринә Усманова башкаруында матур җырлар яңгырады.

- Ульяновск һәм Буа- күршеләр. Без һәрвакыт район вакыйгалары белән кызыксынабыз, - дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Рамил Сафин.

Аннары ул делегация составы белән таныштырды, һәрберсенең казанышлары, аларның уртак эшкә керткән өлеше турында сөйләде.

 

Делегация район башлыгы Рәнис Камартдиновка җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Буа районына уңышлар теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International