Ранис Камартдинов төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карады

2022 елның 5 августы, җомга

Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау: көн тәртибендә - сыйфатны  тикшерү, шулай ук башкарыла торган эшләрне төгәлләү вакыты.

Бүгенге эш сәфәре кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов 8 төзелеш һәм капиталь ремонт объектында булды.

Бикмураз авылында Каилка елгасын чистарту һәм төбен тирәнәйтү буенча масштаблы эш тәмамлану стадиясендә. Яз көне биредә территорияне су басу проблемасы кискен торды. Хәзерге вакытта бу проблеманы хәл ителде. Халык нәтиҗәгә инде киләсе язда ук бәя бирер дип өметләнәбез.


Буа медицина училищесы тулай торагына капиталь ремонт тәмамлану стадиясендә, ә Балалар сәнгать мәктәбендә эш темпларын тизләтергә кирәк.

Яшьләр өчен ябык футбол манежы төзелә. Бу агымдагы елда республикада төзелүче биш манежларның берсе.

Төзелеш мәйданчыкларының һәркайсында, подряд оешмалары вәкилләре белән аралашып, район башлыгы  барлык объектларны да тиешле хәлгә китерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Төзүчеләр кыска вакыт эчендә әйтелгән эшләр башкарылачак, дип ышандырдылар.


- Эш темпларын көчәйтергә кирәк. Агымдагы елның 10 августына әзер булырга тиешле объектлар бар. Сроклар төгәл үтәлергә тиеш, - диде Ранис Камартдинов.

Сәфәр кысаларында Рәнис Камартдинов Үзәк паркта да булды, анда памп-трек һәм скейт мәйданчыгын төзү эшләре төгәлләнгән диярлек.

Үткәрелгән эшләрне  ничек бәялисез? Сезнең фикерләрегезгә шат булырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International