Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бердәм салым счеты (ЕНС) буенча вебинарлар уздыру турында хәбәр итә

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне Бердәм салым счеты кертелүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар Идарә хезмәткәрләре катнашында уздырыла.

2023 елның 30 мартында 10.00 сәгатьтә вебинар "Бердәм салым счеты кертелүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган сорауларга җаваплар" темасына узачак.

Спикерлар: Элина Лекомцева, бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы; Эльмира Хәмидуллина, юридик затларның салым түләү бүлеге башлыгы, Валентина Бубнова, №2 камераль контроль бүлеге башлыгы; Гузяль  Арикова 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы.

 Вебинар программасы:

1.      Бердәм салым счеты институты кертелүгә бәйле рәвештә салым түләүчеләрдә барлыкка килә торган типик мәсьәләләрне карау.

2. Кергән сорауларга җаваплар.

        Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. 

Вебинарга тоташтыру өчен сылтама https://w.sbis.ru/webinar/38799508-676b-4c86-8e12-19b4d12cc5b2.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International