28 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә

2024 елның 27 апреле, шимбә

2024 елның 28 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә.

28 апрель көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк-көнбатыш җиле 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 15 м/с кадәр), яшен көтелә

Киңәш итәбез: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында яшеренергә ярамый. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Казан буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11 м/с, көндез урыны белән 15 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +20..+22˚.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +12..+15˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +18..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International