Максат: талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү аша фермерлыкны популярлаштыру, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүен булдыруга һәм үстерүгә, авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бизнес-проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру процессына җәлеп итү.
Бурыч:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында конкурс үткәрү;
эшмәкәрлек нигезләре буенча уку курсын гамәлгә ашыру;
- гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында аграр һөнәрләрне популярлаштыру.
Конкурс 4 этапта узачак:
1 этап (29 март - 31 май) – гаризалар кабул итү;
2 этап (1 июнь 30 сентябрь) төбәк этабы һәм дистанцион уку платформасында вебинарлар үткәрү https://edu.rssm.su/;
3 этап (1 октябрь 31 октябрь) финалда катнашучыларны читтән торып сайлап алу;
4 этап (1 ноябрь 31 ноябрь) финал.
Командалары конкурста җиңүче булган иң яхшы белем бирү оешмалары "Агрокласс портфеле" (авыл хуҗалыгы теплицалары һәм авыл хуҗалыгы кораллары җыелмалары) алачак