"БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ФИНАНС-БЮДЖЕТ ПАЛАТАСЫ" МКУ РӘИСЕ

Председатель палаты: Аюпов Азат Разыхович- Палата рәисе: Әюпов Азат Разыйх улы



Адрес: 422400, Татарстан Республикасы, Буа р-ны, Буа ш., Вахитов ур., 71 "а"

Телефон: (84374) 3-12-03
E-Mail: buin.fbp@tatar.ru 

Финанс-бюджет палатасы
 

Вазыйфасы

Телефон

ФИО

Рәис урынбасары-бюджет бүлеге башлыгы

(84374) 3-14-03

Зәйнетдинова Ридалия Рафаким кызы

Исәп һәм хисап бүлеге башлыгы

(84374) 3-13-03

Халитова Энҗе Марат кызы

Фаразлау һәм анализ бүлеге башлыгы

(84374) 3-55-64

Юнысова Лилия Фәрит кызы

Бюджет бүлегенең баш белгече

(84374) 3-14-03

Федулова Наталья Анатольевна

Бюджет бүлегенең баш белгече

(84374) 3-14-03

Гыймадиева Регина Валерьевна

Исәп һәм хисап бүлеге баш белгече

(84374) 3-13-03

Курамшина Зөбәрҗәт Имаметдин кызы

Фаразлау һәм анализ бүлеге баш белгече

(84374) 3-55-64

Вахитова Гөлназ Вазыйх кызы

 

Палатаның төп бурычлары булып тора:

1. муниципаль район территориясендә бердәм финанс, бюджет һәм салым сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру;

2. җирле бюджет проектын төзү һәм аның билгеләнгән тәртиптә үтәлешен тәэмин итү;

3. җирле бюджет һәм муниципаль районның берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзү;

4. муниципаль бурыч алулар программаларын эшләү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

5. федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлекне тәэмин итү.

Палата үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге төп функцияләрне башкара:
1. бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм чараларны гамәлгә ашыра;

2. билгеләнгән тәртиптә муниципаль район территориясенең социаль-икътисадый үсеше фаразларын эшләүдә катнаша;

3. эре салым түләүчеләрнең салым түләүләренә мониторинг үткәрә;

4. муниципаль максатчан программаларны әзерләүдә катнаша, билгеләнгән тәртиптә аларны җирле бюджет акчалары хисабына финанслауны тәэмин итә;

5. муниципаль район Советының Бюджет һәм башка муниципаль хокукый актлар проектларын билгеләнгән тәртиптә эшләүдә катнаша;

6. үз компетенцияләренә караган мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый актлар эшли һәм билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгара;

7. җирле бюджет проектын төзи һәм аны муниципаль район башкарма комитетына тапшыра.;

8. муниципаль районның берләштерелгән бюджеты фаразын эшли;

9. җирле бюджет үз компетенциясе кысаларында үтә, җирле бюджет һәм муниципаль районның берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзи;

10. муниципаль район Советына һәм муниципаль район башкарма комитетына җирле бюджет үтәлеше турында хисап бирә;

11. җирле бюджетның бюджет язуын төзи;

12. РФ Бюджет кодексы белән билгеләнгән тәртиптә финанс контролен гамәлгә ашыра;

13. җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша, муниципаль районның җирле үзидарә органнары аппаратларын тотуга ассигнованиеләр күләме һәм иң чик сан турында тәкъдимнәр әзерли; муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;

14. бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерли;

15. салым сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша;

16. җирле салымнар һәм җыемнар турында җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирә;

17. эмиссия һәм муниципаль кыйммәтле кәгазьләр урнаштыру өлкәсендә сәясәтне тормышка ашыра;

18. муниципаль бурыч алулар структурасын формалаштыру өлкәсендә бердәм сәясәт эшли һәм тормышка ашыра;

19. муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе кушуы буенча муниципаль район исеменнән Чираттагы финанс елына муниципаль район бюджеты турында муниципаль район Советы карары белән билгеләнгән муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме чикләрендә муниципаль гарантияләр бирә;

20. билгеләнгән тәртиптә муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмитенты сыйфатында чыгыш ясый, муниципаль займнар чыгару һәм урнаштыру шартларын эшли;

21. муниципаль бурыч кенәгәсен алып бара;

22. муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бара;

23. муниципаль район Советының чираттагы финанс елына бюджет турындагы карары белән расланган акчалар лимиты чикләрендә һәм муниципаль район Башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бюджет кредитлары бирүне тәэмин итә;

24. муниципаль эчке бурыч структурасын камилләштерү һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнарын оптимальләштерү буенча кирәкле чараларны гамәлгә ашыра;

25. максатчан бюджет фондлары чараларын формалаштыру һәм куллану буенча тәкъдимнәр әзерли;

26. бюджет акчаларын алучылар, шул исәптән бюджет кредитларын һәм муниципаль гарантияләрне алучылар, бүлеп бирү, алу, максатчан файдалану һәм кире кайтару шартларын үтәүне контрольдә тота;

27. җирле бюджет акчаларын баш бүлүченең һәм алучының функцияләрен гамәлгә ашыра;

28. гамәлдәге законнарда каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 июне, 17:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International