Күп  функцияле  үзәктә кулланучыларга профилактик чара

   

 

20 февраль көнне күп  функцияле  үзәктә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткэре консультация өстәле үткәрде.

Авыл һәм район халкы параллель рәвештә үз мәсьәләләрен МФҮ тә хәл иткәндә, “кулланучыларнын хокукларын яклау” өлкәсендә консультация алдылар. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр белән таныштылар, сыйфатсыз товар алган очракта кулланучыларның хокуклары турында сораулар бирелде, тиешле сыйфатлы товар алмашу, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе турында сөйләшенде. Хезмәткәр тиешле тәкъдимнәр бирде.

Барлык мөрәҗәгать иткән кулланучыларга информацион басмалар һәм белешмәлекләр таратылды.

                                                                                 Яшел Үзән территориаль органы 20.02.2024 ел.

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 феврале, 14:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International