1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Буа шәһәре Пенсия фонды Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Буа муницыпаль районы буенча 1076 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 1026  гражданның пенсиясе артачак.

Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче”  билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.

Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.

Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Буа булекчэсе  (884374) 3-56-84                      

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.

Соңгы яңарту: 2020 елның 2 апреле, 14:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International